«Илһамлы каләм» бәйгесенә йомгак ясалды

Обновлено Вторник, 4 Май 2010 10:48 Автор Алмаз Гусманов Вторник, 4 мая 2010 10:37

24нче  апрель көнне 11 сәгатьтә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Илһамлы каләм” дип исемләнгән әдәби әсәрләр конкурсының йомгаклау тантанасы булды. Монда Татарстан Респубикасының гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 класс укучылары катнашты. Конкурста номинацияләр буенча җиңгән укучылар бүләкләнде. Укучылар җиңгән номинацияләр түбәндәгеләр: “Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек”, “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре”, “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр”, “Композицион осталык”, “Сюжет”.  Конкурста шулай ук төрле жанрларда иҗат итеп, урыннарга ия булган конкурсантлар бүләкләнде. Безнең лицейдан 11 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Айнур «Композицион осталык» номинациясендә җиңеп, диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Айнурны җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез! Афәрин, Айнур!

«Мин татарча сөйләшәм!» конкурс-акциясе

Обновлено Пятница, 23 Апрель 2010 10:12 Автор Aynur Hüseyin Пятница, 23 апреля 2010 07:49

«Мин татарча сөйләшәм!» конкурсы республикабызда татарча сөйләшүчеләр санын күтәрүне максат итеп куя. Конкурс вакытында йөздән  артык кеше татарча сөйләшергә өндәлде.

Бу конкурс дүрт этаптан тора, аның дүртенче һәм соңгы этабы 26 нчы апрель дүшәмбе көнне Казанның Бауман урамында узачак. Безнең лицей укучылары соңгы дүртенче турга үтте. Чаллы шәһәреннән ике мәктәп шушы конкурс-акциядә катнашачак. Безнең лицей данын якларга алты укучы бара: Җиһангиров Тимур, Рәхмәтуллин Илгиз, Городилов Артем, Гайнетдинов Руслан, Музенитов Дионис, Кәримов Тимур. Афәрин! Аларга уңышлар теләп калабыз!!!

Котлыйбыз!

Обновлено Воскресенье, 18 Апрель 2010 08:25 Автор Алмаз Гусманов Воскресенье, 18 апреля 2010 08:25

17 нче апрель көнне шәһәребездә XI Республикакүләм «Фән җилкәннәре» фестивале булып узды. Бу бәйгедә катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Васиков Ришат «Иң оригиналь эш» номинациясендә грамота, ә 8 нче сыйныф укучысы Габделхаков Булат III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Егетләрне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Designed by RocketTheme
WordPress Свободное программное обеспечение, опубликованное под GNU/GPL Лицензией